В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларны җиде сәүдә мәйданчыгында оештырдылар
Шимбә көнне вакансияләр мини-ярминкәләрендә казанлыларга 1400дән артык эш урыны тәкъдим ителде, шуларның 300дән артыгы өлкән яшьтәге шәһәр халкына юнәлтелде.
Чараларда Казанның 18 әйдәп баручы оешмасы катнашты, ә төп мәйданчыкта (Ямашев проспектында) ТР хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.
Вакансияләрнең мини-ярминкәләрендә 300 кеше катнашты, шуларның 170тән артыгы өлкән яшьтәге шәһәр халкы. 105 граждан мәшгульлек хезмәтенең төрле мәсьәләләре буенча консультация алды. Эш бирүче белән беренче әңгәмәне инде 20 дән артык казанлы узды, дип хәбәр иттеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.
Исегезгә төшерәбез, чаралар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. Шәһәр халкын җиде авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көттеләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр ункөнлеге уза, аның кысаларында хәйрия акцияләре, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр узачак. Көн саен өлкән буын кешеләрен автоинформаторлар аша җәмәгать транспортында котлаячаклар.