В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рюкзакларны тантаналы тапшыру «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). 316 беренче сыйныф укучысы «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында рюкзаклар алды. Мәктәп укучылары өчен портфельләрдә шулай ук барлык кирәкле канцелярия товарлары җыелган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.
Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле эшләп килә һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга белем алуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» ел саен 1 нче сентябрь алдыннан уза.