В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейд барышында хәрәкәт составының 442 берәмлеге тикшерелгән.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 361 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Барлыгы 16 контроль ноктада 442 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелгән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.