Кичә профилактик рейдлар 18 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 300-дән артык пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә – барлыгы 18 контроль ноктада узды.
Рейдлар барышында 603 берәмлек күчмә составны тикшерделәр һәм шәхси саклану чараларыннан башка 386 пассажирны ачыкладылар. Кисәтүдән соң барлык пассажирлар битлек киделәр, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды. Профилактик рейдлар дәвам итә.