Ай саен юл өчен аның буенча 3 меңгә якын кеше түли.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казан электр транспортында күчеп утыру тарифыннан 30 меңнән артык пассажир файдаланган. Ай саен юл өчен яңа тариф буенча 3 меңгә якын кеше түли, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.
Предприятиедә билгеләп үтелгәнчә, Казанның җәмәгать транспортында йөргән өчен түләү бәясе артуга карамастан, күчеп утыру тарифы элеккегечә 45 сум калган.
Исегезгә төшерәбез, «Пересадочный МЭТ 45» җир өсте һәм җир асты электр транспорты пассажирлары өчен тариф ТР башкаласында узган елның август аенда кертелгән иде.
Ул билгеләнгән урынга күчеп утыру белән барырга һәм ике тапкыр түләргә мәҗбүр булган шәһәр кешеләренә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Яңа тариф буенча электр транспортының бер төреннән икенчесенә күчеп утырганда пассажирлар 45 минут дәвамында 45 сум түли.
Тарифларны активлаштыру өчен нуль баланслы транспорт картасы яки яңа карта булуы зарур, аны тулыландырганда «МЭТ-45» тарифын сайларга кирәк.