Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» трассасында 3 миллионнан артык сәфәр теркәлгән. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» трассасының бөтен участогы буенча хәрәкәт башланганнан бирле ай ярым вакыт узды. Күрәбез, бу тиз йөрешле маршрутның барлык фаразлары да акланган, һәм магистраль тиз арада популярлык ала: ачылганнан бирле 3,1 млн сәфәр теркәлгән», – дип китерә аның сүзләрен Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
М-12 федераль трассасы участогы буенча хәрәкәт узган елның 21 нче декабрендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан ачылды.