Россия эчендәге иң популяр юнәлешләр Сочи, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 2019 елда Казан халыкара аэропорты 3 млн 470 мең 742 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2018 елга караганда 10,5%-ка күбрәк.
Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 8% арткан – 2 млн 172 мең 627 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Халыкара маршрутларда узган ел 1 млн 298 мең 115 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Казан аэропортының маршрут челтәре барлыгы 85 юнәлештән тора, шуларның 45-е – халыкара.
Россия эчендәге юнәлешләр арасында гадәттәгечә Сочи, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург популяр булды. Мәскәү, Краснодар, Уфа, Ростов-на-Дону, Новосибирск һәм башка юнәлешләрдәге рейсларга ихтыяҗ зур.
Халыкара рейслар арасында иң күп пассажирларга – 588 мең 742 - Анталья – Казан – Анталья маршрутында хезмәт күрсәтелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 29,5%-ка күбрәк. Прага, Стамбул, Бургас кебек юнәлешләрдә пассажирлар агымы артты, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.