В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Азино-2» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүче сүзләренчә, ул Пермьгә барырга булган. Автомобиль юлдашларын эзләү сервисларының берсендә тиешле тәкъдим тапкан. ТР башкаласында яшәүче ханым шофер белән элемтәгә керә һәм аннан сәфәрне броньлау өчен сылтама ала. Шәхси мәгълүматларын кертә һәм банк картасының реквизитларын күрсәтә. Берникадәр вакыттан соң аңа 275 мең сумнан артык акчаны салдырып алулары турында хәбәр килә. Мошенник элемтәгә чыкмый башлый.
Зыян күргән хатын-кыз, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, «Азино-2» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче «Банк счетыннан башкарылган урлау» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Узган ел ТР башкаласында 24,8 мең җинаять теркәлгән, шуларның 6,1 меңе – дистанцион мошенниклык. Җинаятьләрнең иң киң таралган схемалары: үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручы алдакчылардан яки авыр тормыш хәленә эләккән туганнары исеменнән шалтыратулар, шулай ук маркетплейслар куллану.