Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 09:38

Казанда яшәүче хатын-кыз, Пермьгә бронь ясыйм дип, 275 мең сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән

«Азино-2» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз мошенниклар белән элемтәгә керә һәм 275 мең сумнан артык акчасын югалта.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул Пермьгә барырга булган. Автомобиль юлдашларын эзләү сервисларының берсендә тиешле тәкъдим тапкан. ТР башкаласында яшәүче ханым шофер белән элемтәгә керә һәм аннан сәфәрне броньлау өчен сылтама ала. Шәхси мәгълүматларын кертә һәм банк картасының реквизитларын күрсәтә. Берникадәр вакыттан соң аңа 275 мең сумнан артык акчаны салдырып алулары турында хәбәр килә. Мошенник элемтәгә чыкмый башлый.

Зыян күргән хатын-кыз, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, «Азино-2» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче «Банк счетыннан башкарылган урлау» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Узган ел ТР башкаласында 24,8 мең җинаять теркәлгән, шуларның 6,1 меңе – дистанцион мошенниклык. Җинаятьләрнең иң киң таралган схемалары: үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручы алдакчылардан яки авыр тормыш хәленә эләккән туганнары исеменнән шалтыратулар, шулай ук маркетплейслар куллану.

Барлык яңалыклар