В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы формалаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). 31-нче мартта Казанның «Олимп» спорт комплексында акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук хип-хоп буенча Татарстанның ачык фестивале узачак.
Ярышларда Мәскәү өлкәсеннән, Новосибирск, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән 250-дән артык спортчы катнашачак. Ярышларның хакимнәре бригадасына Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Тверь, Ярославль, Новосибирск, Әлмәт һәм Казан вәкилләре кергән.
ТР чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы формалаштырылачак, ул киләсе сезонда Татарстанны зур бөтенроссия ярышларында тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, турнирда катнашучылар спорт исемнәрен бирү өчен нормативларны (спорт мастерлыгына кандидатка кадәр) үтәү мөмкинлегенә ия.
Хип-хоп юнәлеше буенча ачык фестивальдә 12 команда катнашачак. Спортчылар «Буревестник» спорт җәмгыяте бүләкләре өчен көрәшәчәк.
Ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана. Ачылу тантанасы һәм ярышларның финал өлеше 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Акробатик рок-н-ролл һәм буги-вуги федерациясе матбугат хезмәтендә.