Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2024, 18:05

Казанда триатлон буенча турнирда 250дән артык бала җиңү өчен көч сынашты

Яшь спортчылар 3,4 километрга кадәр озынлыктагы дистанцияне үттеләр

Физкультурачылар көнен бәйрәм итү алдыннан «Казан» Гаилә үзәге янында Балалар триатлон лигасының республика ярышлары, шулай ук триатлон буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге узды. Төрле яшь категорияләрендә 30 бала җиңүче һәм призер булды.

Ярышларда җидедән унике яшькә кадәрге яшь спортчылар ике дистанцияне – йөзү һәм йөгерүне – 3,4 километрга кадәр озынлыкта узды. Барлыгы 250 дән артык бала катнашуга гариза бирде, Балалар триатлон лигасы өчен ярышлар сигез этапның дүртенчесе булды.

Иң яхшыларга бүләкләрне Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов тапшырды. «Триатлонга кызыксынуның елдан-ел артуын күрәбез. Бу гаҗәп түгел, чөнки дисциплина балаларның аһәңле үсешенә бик яхшы йогынты ясый, ә Балалар лигасы тренерлары күнекмәләрне күңелле уенга әйләндереп, кызыксынуны көчәйтәләр», — диде ул.

Быел ярышлар «СМУ-88» ширкәтләр төркеме ярдәмендә узды, алар катнашучыларга өстәмә рәвештә старт җыелмаларын тупладылар. Ярышларны ТР триатлон Федерациясе һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды.

Исегезгә төшерәбез, Физкультурачылар көненә төп чаралар иртәгә «УРАМ» экстрим-паркында булачак. Спорт бәйрәме программасы 9:00 дан 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Барлык яңалыклар