В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкәртү өчен блистерлар, пластик капкачлар, чеклар, фольга һәм фломастерлар җибәреләчәк
Фото: vk.com/ecodvor_kzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). «Яшел система» экологик бәйрәменә 300 гә якын казанлы кушылды. Алар эшкәртү өчен 217,4 кг икенчел чимал тапшырдылар.
Активистлар 37 кг тетрапак, 15 кг пластик капкач, 10,5 кг блистер, 8,3 кг щетка, 7,1 кг чек, 4 кг каләм һәм фломастер, 1 кг фольга, шулай ук кырыну станоклары, пластик карталар һәм башка әйберләр алып килгән иделәр.
Тагын 80 кг чүпрәк-чапрак SVALKA проектына тапшырылган, ә «Лапа» хәрәкәте волонтерлары 15 кг азык һәм йортсыз хайваннар өчен юрганнар алган, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Экологик» төркемендә.
«Яшел система» экобәйрәме шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узды. Кунаклар өчен кәгазь ясау буенча мастер-класс, балалар һәм өлкәннәр өчен экоуеннар һәм башка активлыклар оештырылды.