Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2023, 20:01

21 меңнән артык казанлы «Россия чаңгы юлы – 2023»тә катнашты

Ярышның иң яшь катнашучысы – 3 яшьлек Ренат Фазлыев, ә иң олысы 73 яшьлек Владимир Горянкин булды.

Фото: Физкультура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче февраль). Казанның 21 меңнән артык кешесе, алар арасында һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да бар, «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышларында катнаштылар. Төп стартлар кичә дүрт мәйданчыкта, шулай ук Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында узды. Ярышның иң яшь катнашучысы –3 яшьлек Ренат Фазлыев, ә иң олысы 73 яшьлек Владимир Горянкин булды.

«Россия чаңгы юлы» Мирныйдагы яңа комплекста беренче тапкыр узды. Спортчыларга 2,5, 5 һәм 10 км дистанцияләрне үтәргә кирәк иде. 5 км дистанциядә Ярослав Шитов һәм Кира Сергейчева җиңде. 10 км га йөгерүдә Виталий Талманов һәм Зөлфия Хәбибрахманова җиңүче булды.

Профессиональ чаңгычылар арасында узыш тәмамланганнан соң массакүләм старт башланды, шулай ук җитәкчеләр, ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөгерде. Катнашучылар 2,5 км араны узды.

Ветераннар йөгерешендә беренчеләрдән булып Антон Балахчев һәм Ания Галимуллина финишка килде. Йөгерештә республика ведомстволары җитәкчеләре арасында ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева җиңүче булдылар. Шәһәр ведомстволары җитәкчеләре йөгерешендә иң яхшы нәтиҗәне Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин күрсәтте, дип хәбәр иттеләр физкультура һәм спорт комитетында.

Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда да иҗат коллективлары чыгышлары, кыр кухнясы, призлар уйнату һәм башка күңел ачу чаралары белән бай мәдәни программа әзерләнгән иде.

Быел ярышлар шулай ук, һәр укучы үз ишегалдында диярлек катнаша алсын өчен, гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә узды.

Барлык яңалыклар