В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм Җиңү паркында да шугалакта йөрергә мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
31 нче декабрьдә башланган җиденче сезонның соңрак ачылуына карамастан, ясалма күл бозында фигуралы шуу буенча мастер-класслар, кино күрсәтүләр, музыкаль кичәләр һәм бозда кичәләр узды. Узган ялларда Winterfestка 5 меңнән артык кеше килгән. «Черек күл» паркының бозына танылган фигуристлар Илья Авербух, Алексей Ягудин, Максим Шабалин һәм башкалар чыкты. Ә февральдә шугалакта танышу кичәсе узачак, ул һава шартлары аркасында күчерелгән иде, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Шугалаклар шулай ук ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм Җиңү паркында эшләвен дәвам итә. Актив ял яратучылар өчен Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм «Аккош күле» урман паркында чаңгыда йөрүләр үткәрелә.