Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2023, 09:03

Казанда «Победим вместе» йөзү турнирында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 200 дән артык спортчы катнаша

Ярышларга титуллы йөзүчеләр дә кушылды, алар арасында Европа чемпионы Алексей Дегтярев та бар

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Казанда «Победим вместе» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен йөзү буенча юбилей турниры старт алды. Ярышларда Россиянең 38 төбәгеннән һәм дүрт илдән – Белоруссия, Казахстан, Италия һәм Кыргызстаннан 200 дән артык кеше катнаша. Турнир Махсус Олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә.

Иң яшь йөзүче Денис Шевчукка сигез яшь, ул Казанга Мәскәүдән килгән. Иң өлкән спортчы – Түбән Новгород өлкәсеннән 40 яшьлек Степан Безруков. Ярышларга шулай ук титуллы спортчылар да кушылачак: ике тапкыр Европа беренчелеге җиңүчесе һәм Европа чемпионатының бронза призеры, дүрт тапкыр Панамерика уеннары җиңүчесе Софья Алешина; Европа чемпионы Наталья Николаева; 22 тапкыр Панамерика уеннары чемпионы, Европа чемпионы Алексей Дегтярев.

Турнир «Буревестник» бассейнында узачак. Бүген 10:00 сәгатьтә ярышларны ачу тантанасы була, аннан соң 10:30-14:00 сәгатьтә көн саен 7 нче октябрьгә кадәр йөзүләр узачак. Балалар арасында брасс, баттерфляй, ирекле стиль белән йөзүдә, аркада, 25-200 метрлы дистанцияләргә комплекслы йөзүдә иң яхшылар билгеләнәчәк. Спортчыларга ата-аналар – ярышларның төп тамашачылары һәм җанатарлары көч бирәчәк. Һәр ярыш көне нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, турнир Казанда бишенче ел рәттән уза. 2018 елда шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән ярышлар Бөтенроссия, ә 2022 елда Халыкара булды.

Турнирны ТР башкаласы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты Россия Махсус Олимпиадасы һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы ярдәме белән оештырды.

Барлык яңалыклар