В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга керү ирекле, җанатарлар өчен күңел ачулар оештырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышлар программасында – ирекле стильдә шәхси узыш (11 нче гыйнвар), классик стильдә спринт (13 нче гыйнвар) һәм скиатлон (14 нче гыйнвар).
Ярышларга керү ирекле – тамашачыларны һәм җанатарларны мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Шулай ук ярышларны казанлылар сылтама буенча онлайн тамаша кыла алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Турнир Яңа Дәүләки урамы, 2а, 4 нче корпус адресы буенча «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында узачак. Чара уздырыла торган урынга кадәр һәм кире якка автобус йөриячәк. Җәдвәлне сылтама буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Мирный» чаңгы-биатлон комплексының эш графигы ярышлар уздыру вакытына үзгәрәчәк.