В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Андрей Востров һәм Валерий Безрученко эшләрен 9-нчы июльдән Кремль яр буенда күрергә мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 9-нчы июльдә Казанның Кремль яр буенда «Идел кош очышы биеклегеннән чишмәдән башлап елга тамагына кадәр» фотокүргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә Иделнең иң кызыклы һәм матур урыннарының 204 фотосурәте тәкъдим ителәчәк.
Вертолеттан төшерү төрле һава шартларында үткәрелде. Фотографлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученкога күргәзмәне булдыру өчен 60 мең чакрым чамасы очарга кирәк булды. Аларгаа моның өчен өч ел вакыт кирәк булды. Күргәзмәдә барлык фотолар төбәкләр буенча төркемләнәчәк - чишмәдән алып елга тамагына кадәр.
Андрей Востров һәм Валерий Безрученко - кош очышы биеклегеннән пейзаж төшерүнең яңа жанрын беренче булып ачучылардан. Мондый форматта алар инде 20 елдан артык эшли. Аларның җилкәләре артында 3 мең сәгатьтән артык очыш һәм 130 мең чакрымнан артык ара. Андрей Востров һәм Валерий Безрученко фотолары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында күпсанлы күргәзмәләрдә күрсәтелде.
Күргәзмәгә керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте.