В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция бөтен республика буйлап 25-нче июньнән 3-нче июльгә кадәр уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Казанда «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабының 233 нөсхәсен 2-нче июльдә район һәм мәктәп китапханәләренә тапшырачаклар. Акция бөтен республика буйлап 25-нче июньнән 3-нче июльгә кадәр уза.
«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына чыгарылды. Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланды. Татарстан АССР тыл хезмәтчәннәренең иллюстрацияләнгән тормыш хроникасы тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән.
Китап 10 зур бүлектән тора, аларда татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган. Китапны төзегәндә РФ Дәүләт архивы, Россия социаль сәяси тарих дәүләт архивы, Россия дәүләт архивы, ТР Дәүләт архивы документлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының тарихи белешмәләре, завод музейлары биргән предприятиеләр турында белешмәләр, статистик җыентыклар, вакытлы матбугат мәгълүматлары, фәнни һәм фәнни популяр һәм журналист язмалары материаллары кулланылган.