Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2024, 16:22

Салават күпере торак районында 200 дән артык агач һәм куак утырттылар

Табигатьне саклау акциясенә 100 дән артык шәһәрле кушылды

Салават күпере торак районы скверында 200 дән артык агач һәм куак утырттылар. Акцияне Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә үткәрделәр, анда чыршы, юкә, өрәңге һәм башка үсемлекләр пәйда булды.

Табигатьне саклау акциясенә 100 дән артык кеше кушылды. Алар арасында – битараф булмаган казанлылар, шәһәр Башкарма комитеты, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, Росприроднадзорның төбәк идарәсе хезмәткәрләре.

Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова акциядә катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. «Билгеләп үтәсем килә: бүген СИБУР ярдәмендә предприятие территориясе һәм хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары гына түгел, ә безнең шәһәр урамнары да үзгәрә», – дип белдерде ул.

Акциядә катнашучылар шулай ук «Мин Салават күперен яратам» стеласын ачтылар, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Агачларны СИБУРның «Яшел формула» программасы буенча утырттылар. Акцияне Салават күперендә өченче ел үткәрәләр, бу вакыт эчендә биредә 700 дән артык агач утыртылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда 202 агач һәм 1590 куак утыртыла башлаган, бу җәмәгать киңлеген төзекләндерүнең соңгы этабы булачак.

Барлык яңалыклар