В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу максатларга 502 млн сум акча юнәлдерелгән
Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие – бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Түләү гаиләләрнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә һәр балага бирелә һәм 24 604,30 мең сум тәшкил итә. Эшләүче ата-ана пособие алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Түләүне рәсмиләштерү өчен эшләмәүче ата-анага Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтенә яисә шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк. Гариза шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да кабул ителә.
«Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка яисә тәрбиягә алган ата-аналары да алырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан Республикасы Россия Социаль фонды бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда йөкле хатыннарга да пособие билгеләнә – бүгенгә өч мең булачак әни түләүләр ала. Айлык пособие күләме гаиләнең мохтаҗлыгына бәйле һәм республикада хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50, 75 яисә 100% ын– 7158,5; 10737,75 һәм 14317 сумны тәшкил итәргә мөмкин.