Фото: Марат Мөгыйнов
Казанда гыйнвар аенда «Җыю ноктасы» икенчел чимал җыю пунктларында 3 мең 641 кеше булган. Ай йомгаклары буенча эшкәртүгә 20,4 тонна төрле калдыклар җибәрелгән, дип хәбәр итә «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ матбугат хезмәте.
Шәһәрдә «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең төбәк операторы тарафыннан оештырылган ике «Җыю ноктасы» экопункты урнаштырылган. Алар Васильченко урамындагы 6 йорт һәм Родина урамындагы 45 йорт адресларында урнашкан.
Гомумән алганда, елның беренче аенда аларда 3 мең 641 кеше булган. Васильченко урамындагы мәйданчыкта 4,6 тонна икенчел чимал җыелган, ә Родина урамындагы икенче пунктта 15,8 тонна калдык
җыелган . Иң еш очраган фракцияләр: йомшак пластик, картон, ПЭТ һәм резин кала.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елда ике «Җыю ноктасы» пунктыннан эшкәртүгә 270 тонна төрле икенчел чимал җибәргәннәр. Ә бер ел эчендә мәйданчыкларга экологиягә битараф булмаган 25 мең граждан килгән.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖеннән тыш, узган ел икенчел чималны аерым җыю пунктларын шәхси эшмәкәрләр ачкан. Яңа җыю пунктлары Авиатөзелеш районының ике чүп контейнерлары мәйданчыгында урнашкан.