Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2022, 15:41

«Алтын алка» турнирының шәһәр этабында 2 меңнән артык яшь хоккейчы катнашачак

3 нче февральдә «Черек күл» паркында ярышларны ачу тантанасы була.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 3 нче февральдә Казанның «Черек күл» паркында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабын ачу тантанасы узачак. Бу көнне тамаша кылырга килүчеләрне бай спорт программасы – фигуристлар, тимераякта шуучылар һәм башка кышкы спорт төрләрен тәкъдим итүчеләрнең чыгышлары көтә. Бәйрәмнең кульминациясе «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм ветераннары катнашачак гала-матч булачак.

Турнирда барлыгы 2080 яшь хоккейчы һәм 103 команда катнаша, алар гомуми белем бирү мәктәпләре базасында, ишегалды командаларыннан, яшүсмерләр клубларыннан һәм шәһәрнең спорт мәктәпләреннән сайлап алып төзелгән. Шәһәр турниры ике дивизионда уза – «Спорт» ( дүрт яшь төркеме буенча) һәм «Ишегалды спорты» (өч яшь төркеме буенча). Матчлар 20 нче февральгә кадәр ачык хоккей тартмаларында һәм Казанның боз сарайларында узачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр, дипломнар, истәлекле статуэткалар белән бүләкләячәкләр.

Шәһәр ярышларында «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнарында уен матчлары нәтиҗәләре буенча һәр яшь төркемендә беренче урыннарны алган командалар «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының республика турнирында катнашачаклар.

Гыйнвар башыннан Казанда турнирның район этаплары уеннары узды. Шәһәр этабы финалында һәр яшь төркемендә район ярышларында беренче урыннарны алган командалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын алка» турниры тарихы 1964 елда, беренче ярышларны уздырганнан соң башланып китә. Аларда 57 команда катнаша. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе – танылган тренер Анатолий Тарасов. Турнир уеннарында үз вакытында күп кенә танылган хоккейчылар катнаша, алар арасында Владислав Третьяк, Александр Мальцев, Владимир Мышкин, Владимир Крутов, Вячеслав Фетисов бар.

Барлык яңалыклар