В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән 6,8% ка югарырак
Фото: Денис Гордийко
Республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан, талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып тора. Талпан тешләү очракларының 81,3% ы аларга туры килә.
Эпидсезон башланганнан бирле Татарстанда кешеләрдән алынган 4394 талпан тикшерелгән. Иксодлы талпан боррелиозы китереп чыгаручы 764 кешедә бүленеп чыгарылган, тагын дүртесендә талпан вируслы энцефалит табылган. Шул ук вакытта табиблар 34 иксодлы талпан боррелиозы инфекциясе һәм дүрт талпан вируслы энцефалит авыруы очрагы теркәгән.
Татарстанда талпанга каршы эшкәртүне 2825,4 гектар мәйданда үткәрделәр. Җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйданда участоклар эшкәртелде.
Республикада яшәүче 9691 кеше, шул исәптән 1484 бала талпан вируслы энцефалиттан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.
Әгәр талпан тешләсә, бөҗәкне алу өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен аны лаборатория тикшерүенә китерү сорала.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзегезгә алырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып килергә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белеп була.