Барлыгы 3009 җәмәгать транспорты тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Бер атна эчендә, 22-нче марттан 29-нчы мартка кадәр Казанның җәмәгать транспортында битлексез 2 меңнән артык пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Ревизорлар 3009 җәмәгать транспорты берәмлеген тикшергән. Тикшерү 85 контроль ноктада узган. Барлыгы 2143 пассажир ачыкланган. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Тикшерүне Казан транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.