Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2022, 15:03

Быел Казанда өченче төньяк коллекторда 2 км дан артык авария челтәре ремонтланачак

Беренче участокны реконструкцияләү график буенча бара.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Алсу Сафина). Быел Казанда өченче төньяк коллекторда 2 км дан артык авария челтәре ремонтланачак. Чистай урамындагы беренче участокта, Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр, эшләр график буенча тоткарлыксыз бара. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров җиткерде.

Хәзерге вакытта Ямашев проспектындагы 850 метр озынлыктагы коллекторның икенче участогы буенча (Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр) проект документлары экспертизада, дип хәбәр итте Андрей Егоров. Әмирхан урамындагы 700 метрлы өченче участок буенча (Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр) проект документациясен эшләү төгәлләнде, эшләр башлануга әзерлек бара. «Шулай итеп, быел 2300 метр озынлыктагы авария хәлендәге участокны реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырыла», – дип ассызыклады «Водоканал» директоры.

Өченче төньяк коллекторда эшләр 2022-2028 елларда магистраль челтәрләрне модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән өстәмә инвестицион программа кысаларында башкарыла. «Водоканал» балансында булган 3 мең км дан артык челтәрнең 70% ының эксплуатация срогы чыккан, бу инвестпрограмма зарурилыгын күрсәтә. Норматив срокка хезмәт күрсәткән челтәрләрнең озынлыгы 1700 км тәшкил итә, һәм бу сан ел саен арта бара.

Төп чыганагы су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар булган өстәмә инвестпрограмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары ярдәме белән эшләнде.

Инвестпрограмма кысаларында Парин, Дубравная, Гудованцев, Восстание, Краснококшайск һ.б. урамнар буенча магистраль канализация коллекторларын, шулай ук Гадел Кутуй, Толстой, Ломжа, Назарбаев, Кол Гали, Декабристлар, Каспий, Мусин, Патрис Лумумба, Дорожная, Рубежная, Коновалов, Курчатов, Халитов, Мәүлетов, 1-нче Муром, Тихорецк, Гладилов, Серов, Щапов, Архангельск, Җиңү проспекты урамнары буенча квартал суүткәргечләрен реконструкцияләү каралган.

Андрей Егоров бүгенге көндә Магазинная, Красиков, Патрис Лумумба, Г.Кутуй, Н.Исәнбәт, Гвардия, Седов, Ломжа, Толстой, Большая Красная, Подлужная, Халитов, Себер тракты һәм башка урамнар буенча 6 чакрымнан артык озынлыкта булган 200-600 мм диаметрлы су үткәргечләрне реконструкцияләүгә әзерлек эшләре алып барылуы турында сөйләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.08.2022
Видеорепортаж
01.08.2022 14:00
«Водоканал» Казанда 18 км челтәр төзиячәк һәм өченче төньяк коллекторның авария хәлендәге 2 км участогын төзекләндерәчәк
Барлык яңалыклар