В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел андый хокукка 56 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 61 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ия
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге республикада озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешегә вакытыннан алда пенсия билгеләде.
Гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә иминият стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар һәм стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар чыга ала. Быел мондый хокукка 56 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 61 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ия.
Иминият стажы мондый чорларны үз эченә ала:
мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре түләнгәндә Россиядә эшләү;
вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек вакытында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу;
чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу;
хәрби хезмәт узу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу яисә ирекле формированиедә булу (стажга икеләтә күләмдә кертелә).
Шул ук вакытта 1,5 яшькә кадәрге балаларны һәм эшкә сәләтсез гражданнарны карау, эшсезлек буенча пособие алу исәпкә алынмый, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.