Акциягә 380 кеше кушылды
Казанлылар эшкәртүгә 2110,8 кг артык икенчел чимал тапшырдылар, шул исәптән 803,8 кг пластик, 492,5 кг макулатура, 373,9 кг пыяла һәм 400 кг артык башка материал. Акция 24 ноябрьдә 10:00 нан 12:00 гә кадәр Миллениум күпере астында узды.
Бу көнне мобиль пунктта 380 кеше булды. Эшкәртүгә пластик, металл, техника, фольга һәм башка фракцияләр тапшырырга мөмкин иде. Өстәмә рәвештә волонтерлар керамиканы, капкачлы пыяла банкаларны, органиканы кабул иткән.
Киләсе мобиль пункт 22 декабрьдә эшләячәк. Акция «Казансу үсеше стратегиясе», «ЭкоТехнологияләр» проектлары, парклар һәм скверлар дирекцияләре һәм Казан мэриясе ярдәмендә айның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Киләсе елда ул дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бер ел эчендә Казанда яшәүчеләр «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пунктына 80,2 тонна чүп-чарны эшкәртүгә тапшырдылар. Барлыгы локациядә 4,8 меңнән артык кеше булды.