Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2024, 14:58

Казанның 160 меңнән артык укучысы туган телләр айлыгында катнаша

Укучылар милли костюмнар һәм ризыклар әзерлиләр, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашалар

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Казан мәктәпләрендә туган телләр айлыгы дәвам итә. «Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров – татар халкының ике йолдызы» акциясендә 160 меңнән артык укучы катнаша. «Күпмилләтле Татарстан» чарасы кысаларында укучылар милли костюмнар һәм ризыклар тәкъдим итәләр, үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйлиләр, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашуларда катнашалар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Укытучылар, тәрбиячеләр эшендә һәм ата-аналар өчен балаларда татар теленә кызыксынуны саклап калуда тагын бер ярдәм чарасы – «Әминә» анимация роликлары. Балалар өчен татар җырларыннан торган видеолар «Татармультфильм» белән берлектә төшерелә, алар шәһәр мэриясенең YouTube тагы рәсми каналында урнаштырылган.

«Беренче ике җырның премьерасы гыйнварда булды, тамашачылар бик җылы кабул итте. Алар YouTube та – 2 меңнән артык, «ВКонтакте»да 5 меңгә якын карау җыйды. Җырларны профессиональ шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат итә. Барлыгы 32 шундый видеоролик чыгарырга планлаштырабыз, аларның 27 се телләр буенча республика комиссиясе ярдәме белән төшереләчәк. Әлеге контентны үз эшендә бөтен республика укытучылары һәм тәрбиячеләре, шулай ук ата-аналар куллана алачак», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «Гәүһәр» балалар фестиваленә аерым тукталды. Чара 13 нче февральдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды, анда 300 дән артык укучы катнашты. «Проектта катнашучылар сәхнә сөйләме, татар биюе, җырлау һәм халык музыка коралларында уйнау буенча профессиональ педагоглардан татар телендә белем алдылар. Проектта 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы – барлыгы меңнән артык кеше катнашты. Фестивальдә жюри әгъзалары сайлап алган иң яхшы номерлар күрсәтелде», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.

Шәһәрнең татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистлары өчен «Телне укытуның нәтиҗәле ысуллары» дип аталган семинарлар циклы дәвам итә. Соңгысы 25 нче гыйнварда узды. Семинар спикеры – чит телләрне тиз өйрәнү өчен китаплар һәм дәреслек-тренажерлар авторы Дмитрий Петров. Киләсе семинарны апрель аенда уздыру планлаштырыла.

Гүзәл Сәгыйтова шулай ук муниципаль хезмәткәрләр өчен бушлай татар теле курсы оештырылуы турында хәбәр итте. «Быел 4 курс планлаштырыла, шуларның икесе барлык теләүчеләр өчен җәй һәм көз айларында уздырылачак», – дип билгеләп үтте ул.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 19.02.2024
Видеорепортаж
19.02.2024 13:39
Бу атнада Казанда Халыкара туган тел көненә багышланган берничә чара узачак
Барлык яңалыклар