Хезмәт бригадаларында эшләүче югары сыйныф укучыларына үз гомерләрендә беренче хезмәт хакы түләнгән
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Казанның 146 мәктәп яны лагеренда җәй көне 16,8 мең бала ял иткән. 21 көн өчен ата-аналар түләве 742 сум тәшкил иткән, ә махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның балалары лагерьларга түләүсез йөргән, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Мәктәп яны лагерьлары программасы дүрт тематик атнага бүленгән. Аларны балаларның иминлегенә, Россиядә Педагог һәм остаз елына, республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлаганнар.
933 укучы хезмәт бригадаларында эшләгән, алар өчен эш урыннары яшьләренә һәм мөмкинлекләренә карап сайланган. 14-15 яшьлек балалар 6308 сум, ә 16-17 яшьлек балалар 7209 сум күләмендә түләү алган. Күпчелек мәктәп укучылары өчен бу керем тормышта беренче хезмәт хакы булган.
Шәһәрнең өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 30 нчы августка кадәр шөгыльләре булмаган балалар өчен кыска вакытлы төркемнәр эшләвен дәвам итәчәк, ә мәктәпләрдә спорт заллары һәм төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар ачык.