В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика кан үзәге 70 литрга якын кан әзерләгән
Республика кан үзәге фотосы
Бүген Республика кан үзәгендә көзге донорлык акциясе уздырылган. Чарада битараф булмаган 150 дән артык Казан кешесе катнашкан. Акция нәтиҗәләре буенча 70 литр кан әзерләнгән.
55 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлекләре буенча тискәре күрсәткечләре булмаган балигъ яшьтәге кешеләр үз теләкләре белән кан тапшыра ала, дип аңлата белгечләр.

Республика кан үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 ай эчендә Татарстанда 30 меңнән артык кеше донор булган. Көн саен кан үзәгенә 100 дән артык кеше килә.
Тагы бер әһәмиятле мәгълүмат, кан донорлары көн саен кирәк. Донорлар регистрына кертү критерийлары һәм каршы күрсәтмәләр турында әлеге сылтама буенча танышырга була.
Көзге донорлык акциясен «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Бөтенроссия «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Татнефть хәйрия фонды катнашында Республика кан үзәге оештырган.