Бүген кар чистартырга 374 берәмлек техника һәм 475 юл эшчесе чыкты.
Фото: Денис Гордийко
Кар Әмирхан, Айдаров, Айдинов, Бауман, Бирюзовая, Бертуган Батталовлар, Васильченко, Вахитов, Гладилов, Губкин, Гудованцев, Девятаев, Декабристлар, Дружба, Ершов, Заря, Ильич, Искра, Фатыйх Кәрим, Кирпичников, Космонавтлар, Красиков, Коләхмәтов, Лаврентьев, Мөштәри, Новокремлевская, Павлюхин, Петербург, Пионер, Попов, Порт, Профсоюз, Сәетгалиев, Спартак, Толстой, Химиклар, Клара Цеткин, Чернышевский, Чуйков урамнарыннан, шулай ук Оренбург һәм Себер трактларыннан, Ферма шоссесыннан, Ямашев проспектыннан һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 15 мең 765 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 687 мең 703 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлек эчендә 147 тонна реагент һәм 367 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.