Бүләкләр 60-130 кг һәм аннан да күбрәк авырлыктагы көрәшчеләр арасында уйнатылачак.
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Җиңү өчен Россиянең 31 төбәгеннән 140 тан артык спортчы көрәшәчәк. Бүләкләр 11 авырлык категориясендә – 60 тан 130 кг га кадәр һәм аннан да күбрәк, шулай ук абсолют авырлык категориясендә уйнатылачак. Җиңүчеләр Россия җыелмасын Татарстанда узачак дөнья чемпионатында тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган елның октябрендә ТР башкаласында билбау көрәше буенча Россия кубогы узды. Анда илнең 20 төбәгеннән 100 дән артык спортчы катнашты.