Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2020, 16:34

Казанда Большая Красная һәм Зур Крыловка урамнары буйлап 140-тан артык юкә утыртыла

Быел Казанда 22 урамга 8324 агач утыртачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Ксения Швецова). Казанда «яшел реконструкция» дәвам итә - бүген Большая Красная урамында һәм Зур Казан боҗрасы участогындагы Большая Крыловка урамы буйлап 140-тан артык агач утырталар. 4 метрдан 5 метрга кадәр биеклектәге зур юкәләрне Тула питомнигыннан китергәннәр. Алар берничә тапкыр күчереп утыртылган һәм, белгечләр сүзләренчә, шуңа күрә шәһәр шартларына яхшы җайлашачаклар. Бүгенге көнгә агачлар утырту эшендә 10-15 кешелек 11 бригада эшли.

Зур Крыловка урамында юкә утырту төгәлләнгән диярлек - бүген биредә барлыгы 31 яңа агач барлыкка килгән. Тагын 110 агач Большая Красная урамына утыртыла.

«Бу 15 еллык юкәләр питомникта үстерелгән, аларның тамыр системасы нык. Агачның диаметры 25-30 см, биеклеге - биш метрга кадәр, - дип сөйләде «Горводзеленхоз» трест МУП баш агрономы Ирек Гыйльманов. - Бу юкәләрне инде дүрт тапкыр күчереп утырттык. Алар инде яхшы формалашкан. Бу агачлар йөз процент тернәкләнеп китәчәкләр». Шәһәр мохите шартларында юкәләр 50 яшькә кадәр үсәргә мөмкин, дип өстәде «Горводзеленхоз» баш агрономы.

Агачларга тизрәк җайлашырга ярдәм итү өчен, утыртканда ашламалар, үсешне көчәйтү кушылмалары, шулай ук яңа туфрак кулланыла. Утыртканнан соң ук, агачларның тамыр системасына күп итеп су сибәләр. «Эш башланды гына әле. Хәзер агачларны яхшы итеп тәрбияләргә кирәк, аларны даими рәвештә ашламалар белән тукландырырга, һава шартларына карап - су сибәргә кирәк», - дип өстәде И.Гыйльманов.

Зур Казан боҗрасында агач утырту эше дәвам итәчәк - И.Гыйльманов сүзләренчә, юкәдән тыш, биредә киң яфраклы өрәңгеләр утырту планлаштырыла.

Шәһәрдә һава шартлары үсемлекләрне утырту өчен уңайлы, әмма агачларда бөреләр ачылганчы ук утыртып бетерергә кирәк, дип билгеләп үтте И.Гыйльманов. Шуңа күрә Казанда эш көчәйтелгән режимда алып барыла - яңа агачлар шәһәрдә көн саен утыртыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 22 урамга 8324 агач утыртачаклар. Шәһәр урамнарын өрәңгеләр, юкәләр, карамалар, чыршылар, декоратив алмагачлар, миләшләр, каеннар бизәячәк. Агачлар Карл Маркс, Большая Красная, Дзержинский, Бауман, Сибгат Хәким, Чистай, Декабристлар, Краснококшайск, Восстание, Ленин дамбасы, Горький шоссесы, Әмирхан, Җиңү, Ибраһимов, Ямашев проспектлары, Себер тракты һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк.

Хәзерге вакытта Карл Маркс, Большая Красная, Чистай урамнарында, Ямашев, Фатыйх Әмирхан проспектларында үсентеләр утырту өчен әзерлек эшләре алып барыла.

Фоторепортаж
Казанда Большая Красная һәм Зур Крыловка урамнары буйлап 140-тан артык юкә утыртыла
Видеорепортаж
25.03.2020 15:49
Казанда Большая Красная һәм Зур Крыловка урамнары буйлап 140-тан артык юкә утыртыла
Барлык яңалыклар