Акчаны инвалид балаларны тернәкләндерүгә һәм инклюзив үзәкләр өчен чыгым материалларына юнәлтәчәкләр
Казанда «LEAF FALL» хәйрия турниры вакытында изгелек акциясе барышында инвалид балаларны тернәкләндерүгә һәм инклюзив үзәкләр өчен чыгым материалларына 120 мең сумнан арты качка җыелды.
Спорт аэробикасы ярышларында катнашучылар һәм кунаклар Казан осталары кулы белән ясалган эксклюзив әйберләр һәм сувенирларны сатып алганнар, шулай ук максатчан җыюга көч-хәл белән өлеш кертә алганнар.
Фарзеевларның күп балалы гаиләсенә 100 мең сум акча җыелды. Карина (ДЦП белән бала) һәм Таһир (малайның психосөйләм үсеше тоткарлыгы) даими тернәкләндерүгә мохтаҗ. Хәзер алар «Изумруд шәһәр» РҮ да чираттагы курсларны уза алачак. Тагын 21,6 мең сум балалар инклюзив үзәкләре өчен чыгым материалларына барачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Чараны «Ракета» һәм «Идел» спорт мәктәпләре, «Движение вверх» аэробикасы үзәге «Игелекле Казан» белән берлектә Совет районы администрациясе ярдәме белән Халыклар бердәмлеге көнендә уздырдылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 8 һәм 9 ноябрьдә ТР башкаласында аз керемле халыкка ярдәмгә юнәлтелгән «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак.