Татарстан Республикасы командасы составында узган елгы Кубок җиңүчесе Евгения Косецкая булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 2-нче майдан 5-нче майга кадәр Казанда Бадминтон үзәге базасында илнең әйдәп баручы бадминтончылары өчен төп стартларның берсе - Россия Кубогы узачак.
Ярышларда Россия милли бадминтон федерациясе рейтингы лидерлары – Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Самара, Саратов өлкәләре, Приморье крае һәм илнең башка төбәкләреннән 120-дән артык спортчы катнашачак. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда оештырыла.
Чараларда Татарстан Республикасы командасы да чыгыш ясый, аның составында узган елгы Кубок җиңүчесе, Европа чемпионатының көмеш призеры Евгения Косецкая булачак.
Кубокның финал уеннары 5-нче майда 12.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышларның тулы расписаниесе белән сайтта танышырга мөмкин.