В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иҗтимагый киңлектә тимераякларны прокатка бирү пункты эшли
Беренчеләр хәрәкәте фотосы
Кичә «Черек күл» паркында шәһәрнең төп шугалагын ачу тантанасы узды. Беренче эш көнендә бозга 12,6 мең кеше чыккан.
Шугалакны ачу тантанасы бәйрәм программасы белән үрелеп барган. Ачылыш уңаеннан паркта «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә «ПОВ» яшүсмерләр медиасы оештырган «БиЮ» проектының беренче кышкы кичәсе оештырылган. Кунаклар өчен Scratch DJ School да белем алган яшүсмер-диджейлар – Meraki һәм Profsoyuz катнашында күңел ачу программасы тәкъдим ителгән. Шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм бушлай кайнар эчемлекләр бирү станциясе эшләгән.
Шугалак Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көнне эшләячәк.
Шугалакның бәйрәм көннәрендәге эш режимы:
29–30 декабрь көннәрендә: 12:00–22:00 вакыт аралыгында (техник тәнәфес: 17:00–18:30);
31 декабрь көнне: 10:00–03:00 вакыт аралыгында (техник тәнәфес: 16:00–18:00);
1 гыйнвар көнне: 12:00–23:00 вакыт аралыгында (техник тәнәфес: 17:00–18:30);
2–11 гыйнвар көннәрендә: 09:00–23:00 вакыт аралыгында (техник тәнәфес: 14:30–16:00).
Үз тимераяклары белән килүчеләр шугалакка бушлай керә ала. Прокат пунктында тимераяк, шуарга өйрәнүчеләргә ярдәмче җайланманы алырга, шулай ук саклау камерасыннан файдаланырга була.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.