В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн дәвамында юлларны чистартуга 355 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Бүген көндез 387 эшче Казан урамнарын кардан чистартырга керешәчәк. Шул ук вакытта 355 махсус техника берәмлеге, ә атап әйткәндә, 108 үзбушаткыч, 73 трактор щеткасы, 61 катнаш юл машинасы, 56 фронталь төягеч, 31 «Барсик» минитөягече һәм башка махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару 2 нче Тура, Сигезенче Март, Авангард, Аграр, Фатыйх Әмирхан, Беломорск, Бирюзовая, Ваһапов, Воровский, Восстание, Гаврилов, Ярослав Гашек, Мәҗит Гафури, Гвардия, Декабристлар, Достоевский, Дубравная, Ипподром, Кирпичников, Кремль, Кулагин, Гадел Кутуй, Сул як Болак, Ленинград, Лядов, Павлюхин, Пионер, Уң як Болак, Совет, Театр, Техника, Ибраһимов, Ямашев проспектлары, Ирек мәйданы, Мамадыш, Оренбург һәм башка участоклардан планлаштырылган.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 11 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 627 махсус техника һәм 380 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 751,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 505 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, ә сезон башыннан – 70,9 мең тоннадан артык.