Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2024, 10:30

Хәйрия ярминкәсендә казанлылар 11 мең сумнан артык акча җыйдылар

Акчалар чыгым материалларын сатып алу өчен балалар инклюзив үзәкләренә тапшырылачак

Хәйрия ярминкәсендә казанлылар 11,3 мең сум акча җыйдылар. Аларны чыгым материалларын сатып алу өчен балалар инклюзив үзәкләренә җибәрәчәкләр. Ярминкә кичә «Юмарт сишәмбе» инициативасы кысаларында узды, аңа донорлык акциясе һәм Җиңү проспектында мурал ачуы кушылды.

«Игелекле Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 100дән артык кеше донор акциясендә катнашучы булган. Алар республика кан банкын 48 литрга тулыландырганнар. Шулай ук теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны мәгълүмат стойкасыннан бирә алган. Донор акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә узган.

Медицина оешмасы янында, 100 нче йорт каршысында, донорларга багышланган мурал ачканнар. Аның эскизын Казанда яшәүче хатын-кыз – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән баланың әнисе ясаган. «Братья Сергеевы» дизайн-студиясе рәссамнары эскизны тормышка ашырган. Мастерлар бинага якынча 3,5 атна сурәт ясаганнар. Бу вакыт эчендә алар 10 литр грунт, 75 литр фасад һәм 15 баллон аэрозоль буяу тотканнар. Рәссамга һәм граффитистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мурал «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Ростелеком» ГАҖ филиалы ярдәме белән «Татарстан Республикасы донорларына һәм донор бергәлекләренә ярдәм итү комплексы» проекты кысаларында ясалган.

Барлык яңалыклар

Хәйрия ярминкәсендә казанлылар 11 мең сумнан артык акча җыйдылар

<p> Хәйрия ярминкәсендә казанлылар 11,3 мең сум акча җыйдылар. Аларны чыгым материалларын сатып алу өчен балалар инклюзив үзәкләренә җибәрәчәкләр. Ярминкә кичә «Юмарт сишәмбе» инициативасы кысаларында узды, аңа донорлык акциясе һәм Җиңү проспектында мурал ачуы кушылды. </p> <p> «Игелекле Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 100дән артык кеше донор акциясендә катнашучы булган. Алар республика кан банкын 48 литрга тулыландырганнар. Шулай ук теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны мәгълүмат стойкасыннан бирә алган. Донор акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә узган. </p> <p> Медицина оешмасы янында, 100 нче йорт каршысында, донорларга багышланган мурал ачканнар. Аның эскизын Казанда яшәүче хатын-кыз – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән баланың әнисе ясаган. «Братья Сергеевы» дизайн-студиясе рәссамнары эскизны тормышка ашырган. Мастерлар бинага якынча 3,5 атна сурәт ясаганнар. Бу вакыт эчендә алар 10 литр грунт, 75 литр фасад һәм 15 баллон аэрозоль буяу тотканнар. Рәссамга һәм граффитистларга рәхмәт хатлары тапшырылды. </p> <p> Мурал «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Ростелеком» ГАҖ филиалы ярдәме белән «Татарстан Республикасы донорларына һәм донор бергәлекләренә ярдәм итү комплексы» проекты кысаларында ясалган. </p>