Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2024, 12:04

Казанлы 11 млн сумнан артык акчаны мошенниклар счетларына күчергән

Сумманың күпчелек өлеше кредитка алынган

Казанның 57 яшьлек кешесе мошенниклар белән элемтәгә кергән һәм 11 млн сумнан артык акча югалткан.

Шулай итеп, мессенджерларның берсендә зыян күрүчегә янәсе аның директорыннан предприятиедә шәхси мәгълүматны югалту турында хәбәр килгән. Ул аңа хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратачак, һәм аның күрсәтмәләренә иярергә кирәк булачак, дип аңлаткан.

Соңрак казанлы белән икенче ир-ат элемтәгә кергән һәм аның исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерергә тырыша, дип белдергән. Зыян күрүче мошенникларга аның җыйган акчалары барлыгы турында сөйләгән – 2 млн сумнан артык. Тагын якынча 9 млн ир-ат өч төрле банктан кредитка алган. Бу акчаларны казанлы чит счетларга күчергән.

Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, банкларның бер хезмәткәре аны кредит рәсмиләштергәндә туктатырга тырышкан. Ул хәтта аның хатынына шалтыраткан һәм килеп чыккан хәл турында хәбәр иткән. Әмма мошенниклар ир-атны банк хезмәткәренә колак салмаска һәм аларның күрсәтмәләренә  ышанырга күндергән.

Нәтиҗәдә казанлы ярдәм сорап «Горки» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. РФ Җинаять кодексының «Алдашу» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар