В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел пособие күләме уртача 23 мең сум тәшкил итә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Ел башыннан 11,5 меңнән артык Татарстан гаиләсе бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды.
Быел гаиләләргә пособие уртача 23 мең сум күләмендә түләнә, район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгәндә, пособие күбрәк булачак.
Баланың рәсми рәвештә эшли торган әнисе яисә әтисе пособиене алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә инде эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.
Бу төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн сумнан артык акча юнәлтте, дип хәбәр иттеләр фондның матбугат хезмәтендә.