Сәламәтлекне тикшерү өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша яки яшәү урыны буенча поликлиникада язылырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Быел диспансерлаштыруны 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003 һәм 2006 елларда туганнар үтә алачак. Сәламәтлекне тикшерү өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша яки яшәү урыны буенча поликлиникада язылырга мөмкин – үзең белән паспорт һәм медицина полисы булу зарур. Эшләүче кешегә диспансерлаштыру узу өчен ял көне каралган, бу очракта хезмәт хакы саклана.
Исегезгә төшерәбез, организмны яшьтән үк даими рәвештә тикшереп тору мөһим. Гадәттә диспансерлаштыруны 18-39 яшьтә – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә.
Диспансерлаштыру берничә этапта уза. Беренче чиратта, кешедә йогышлы булмаган хроник авырулар билгеләре, аларның барлыкка килү куркынычы бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен скрининг үткәрелә. Икенче этап өстәмә тикшерүләр өчен медицина күрсәтмәләре ачыкланганда гамәлгә ашырыла. Бу диагнозны аныклау максатыннан эшләнә. Гомумән алганда, диспансеризация сәламәтлекнең кайсы аспектларына күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңларга ярдәм итә.
Еллык тикшеренүләр төрле авыруларны, шул исәптән иртә стадиядә яман шешләрне ачыкларга ярдәм итә. Һәм бу аны 90% очракта җиңәргә мөмкинлек бирә. Диспансерлаштыру – борчыган һәм шик тудырган симптомнар турында белгечләр белән киңәшләшү өчен кулай форсат. Иң мөһиме – үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.
Ни өчен профилактик тикшерүләр үтү зарур, диспансерлаштыру күпме вакыт ала һәм нинди авыруларны кисәтергә ярдәм итә – болар хакында KZN.RU порталы хәбәрчесенең 7 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Ольга Багданова белән әңгәмәсеннән белә аласыз.