Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2018, 13:15

Өстәл теннисы буенча турнирда 100 мең сумнан артык акча җыелды

Җыелган акча церебраль паралич белән авырган балаларга махсус велосипед алу өчен файдаланылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Ксения Швецова). Бүген Казанның “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге” спорт комплексында өстәл теннисы буенча турнир уза. Совет районы администрациясе һәм “Альпари” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган спорт чарасында шәһәрнең төрле оешмаларыннан 25-тән артык команда катнаша. Чара ярдәмендә церебраль паралич белән авырган балалар өчен 4 махсус велосипед алырлык акча җыелды.

Һәр командада 5-әр кеше чыгыш ясый. Башта уйланылганча, чарада Совет районының бары тик корпоратив оешмалары гына катнашырга тиеш иде, ләкин турнирга кушылырга теләүчеләр саны шуның кадәр күп булды ки, ул шәһәркүләм вакыйгага әйләнде. Алар арасында, мисал өчен, Татарстанның машина төзүчеләре профсоюзы, “Гвардейская” ТКХ Идарә итүче компаниясе ҖЧҖ, “Сервис-Гарант”, “Райжилуправление”, “КПКБ” АҖ, "СМИ” ҖЧҖ, “Инкомсистем” Фәнни-инженерлык үзәге ЯАҖ, “АйСиЭл – КПО ВС” АҖ, “Таттелеком” ААҖ, “ПАТП №2” МУП, “Ак Барс Девелопмент” ҖЧҖ һ.б. бар. Катнашу өчен оешмалар 5 мең сум түләделәр, нәтиҗәдә 100 мең сумнан артык акча җыелды.

Ачылу тантанасыннан соң ике балага – 7 яшьлек Нияз Нигъмәтҗановка һәм 11 яшьлек Роман Ивановка бүләкләр тапшырдылар. БЦП белән авыручы балалар өчен махсус өч тәгәрмәчле велосипедлар ныгытылган металл конструкциягә ия һәм егылуларны булдырмас өчен кул, аяк һәм аркаларны беркетеп куярга мөмкинлек бирә. Әлеге велосипедлар, утыргычы һәм руленең зурлыгын баланың буена карап үзгәртергә мөмкинлек булганга, берничә ел буе эксплуатацияләнә ала.

Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, балалар үзенчәлекле балалар өчен җәйге хәйрия велоярышларында катнаша алалар. “Хәйрия сүзе – киң мәгънәгә ия. Бүген сез спорт бәйрәмендә генә катнашмыйсыз, ә игелекле эш тә эшлисез, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Р.Гафаров. – Безнең тәкъдимне кабул итеп, әлеге акциягә кушылганыгыз өчен рәхмәт”.

Турнирдан кала, спорт комплексының беренче катында хәйрия ярминкәсе, комплекс территориясендә сыйлар һәм мастер-класслар белән күңел ачу мәйданчыгы оештырылган иде.

“Әлеге турнир шәһәребездә икенче тапкыр уздырыла, - диде “Альпари” хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗиева. – Узган елда без ике сеңел Ильиналарга акча җыя алдык. Быел без малайларга булышлык иттек”.

Фоторепортаж
Өстәл теннисы буенча хәйрия турниры, 24.03.2018
Барлык яңалыклар