Аларда ике кеше тән җәрәхәтләре алган
Казанда узган тәүлектә 112 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше зыян күргән.
Инцидентларның берсе 20:14 сәгатьтә Зәкиев урамындагы 1 нче йорт каршында була, анда 21 яшьлек машина йөртүче кешене бәрдерә. 56 яшьлек җәяүле имгәнгән, ярдәм күрсәткәннән соң аны медицина учреждениесеннән җибәргәннәр.
Шул ук вакыт эчендә 289 машина йөртүче һәм 23 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 28 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, тугызы җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын алтысы балаларны йөртү таләпләрен санга сукмаган. Җиде автомобильчене исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның гыйнварыннан июль аена кадәр Татарстан башкаласында 655 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 16 кеше һәлак булган, тагын 783 кеше җәрәхәтләнгән. Һәлакәтләр һәм зыян күрүчеләр саны узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 13% һәм 11% ка кимегән. Казандагы инцидентларның иң еш очрый торган төрләре булып бәрелешләр һәм җәяүлеләрне бәрдерүләр кала бирә, алар юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 47% һәм 41% ны тәшкил итә.