В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вандаллар кулыннан җәяүлеләр кичүе билгеләренә шактый зыян китерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Узган атнада, 3-10 февральдә, Казанда вандаллар тарафыннан зыян китерелгән 100-дән артык юл билгесен төзекләндергәннәр һәм алыштырганнар. Эшләр Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлегенә һәм социаль челтәрләргә килгән хәбәрләр буенча башкарылган.
Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белгечләре шәһәрнең 8 урамында эшләр башкарган: Вишневский, Батурин, Мәскәү, Ершов, Зур Крыловка, Җиңү һәм Ямашев проспектларында, шулай ук Оренбург трактында.
Вандаллар кулыннан җәяүлеләр кичүе билгеләренә шактый зыян китерелгән.
Барлыгы 134 юл билгесе тәртипкә китерелде, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.