Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2022, 12:50

Казан паркларында яңа ел бәйрәмнәрендә 100 дән артык бушлай чара узачак

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чаңгы экскурсиясе, «Зәңгәр ут» концерты, яңа ел балалар карнавалы һәм башкалар әзерләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь, Диана Жиленкова). Быел Казан халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 җәмәгать киңлегендә 111 бушлай кышкы чара әзерләнгән. Бәйрәм программасы паркларда 16 нчы декабрьдә старт ала һәм гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә. Кунакларны гаилә фотосессиясе, тимераякта шуу буенча дәресләр, цирк чыгышлары һәм башкалар көтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.

«Кар шәһәргә матурлык өстәде дигәндә, паркларны әйтергә була, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. - Декабрьдә без гадәттәгечә җәмәгать киңлекләрендә кышкы программаны эшләтеп җибәрәбез. Программа бай, ә иң мөһиме – һәркем катнаша алырлык. Без нәкъ шундый максат куйдык. Парклар реконструкцияләнде һәм алар яңа тормыш белән яши башлады».

Циркачлар чыгышлары, курчак спектакле һәм «Черек күл»дә яңа ел төне

Яңа ел программасы концепциясе быел «Бер-ике-өч, 20/23» дип аталды. «Бу исем безне балачакта ниндидер тылсым көткәндә һәм ниндидер карар кабул иткәндә кычкырып еш кабатлаган санамышка алып кайта. Сезне паркларга шушы хисләрне уртаклашырга, бергәләп балачак атмосферасына һәм яңа ел могҗизасына чумарга чакырабыз!»- диде А.Латыйпова.

Җәмәгать киңлекләрендә кышкы программа бәйрәм чыршыларын ачудан башланачак. Аларда Кыш Бабай һәм Кар Кызы 13 паркта ут кабызачак. Иң яшь кунакларны крио-шоу һәм аниматорларның чыгышлары көтә.

Казансудагы чаралар актив ял яратучылар өчен кызыклы булачак, дип билгеләде А.Латыйпова. Шәһәр халкы өчен булачак «Спорт» паркы территориясе буенча чаңгы экскурсиясе, Рус-Алман Швейцариясе буенча хайкинг, «Урам» экстрим-паркы янында кышкы волейбол һәм кар атыш буенча турнир, һава мендәре катерында экскурсия һәм булачак «Манзара» паркының ярында кайтлар белән идарә итү буенча мастер-класс әзерләделәр. «Безнең кышкы программа чаралары инде икенче ел «Казансу елгасын үстерү стратегиясе» кысаларында барлыкка киләчәк парклар территориясендә узачак», - дип билгеләп үтте спикер.

22 нче декабрьдә шәһәрдә 4 метр биеклектәге беренче экологик чыршыны ачу тантанасы булачак. Ул Казансу яр буенда «Урам» экстрим-паркы янында пәйда булачак. Чыршы җитештерү калдыкларыннан һәм халык җыйган мишурадан ясалган.

Курчак спектаклендә ТР башкаласында яшәүчеләр яңа ел могҗизасы турында гаилә тарихы белән таныша алачаклар. «Дүртенче дивар артында» яшьләр театры спектакле 24 нче декабрьдә һәм 5 нче гыйнварда Горки-Әмәт урманында куелачак.

Төрле телләрдә традицион бәйрәм җырлары Лядской бакчасында 25 нче декабрьдә – католиклар Раштуасы көнендә яңгыраячак. Казанлылар алдында «Атмосфера» төркеме чыгыш ясаячак.

27 нче декабрьдән 3 нче гыйнварга кадәр Казан циркы артистлары, жонглерлар, акробатлар һәм эквилибристлар «Уенчыклар тормышы» программасын тәкъдим итәчәк. Уникаль цирк тамашасын беренче тапкыр ТР башкаласының 8 җәмәгать киңлегендә күрсәтәчәкләр.

Шулай ук Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары катнашындагы тамашалар 7 парк территориясендә яшь казанлыларны көтә. Ә Тинчурин исемендәге паркта алар татарча балалар спектаклен карый алалар.

Быел Казан халкы һәм кунаклар, узган еллардагы кебек үк, «Черек күл» паркында Яңа елны каршылый алачак. Килүчеләрне бәйрәм концерты программасы һәм яңа ел мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү көтә. Яңа ел төнен бәйрәм итү иртәнге өчкә кадәр дәвам итәчәк, тимераякларны прокатка алу бер сәгатькә иртәрәк тәмамланачак.

Стендап кичәсе, кар атыш буенча турнир һәм ретро хитлар турниры

Яңа елның беренче көнендә «Крылья Советов» паркында «Зәңгәр ут» концерты узачак. Кунаклар алдында ретро стильдәге иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Килүчеләр яраткан совет кинолары атмосферасына чума алачак.

2 нче гыйнварда Урицкий исемендәге паркта узачак кышкы ярышларда теләге булган һәркем катнаша алачак. Кар атыш буенча һәвәскәр турнирда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар.

4 нче гыйнварда Горки-Әмәт урманының «Урман» кафесында Казанның Stand Up Club резидентлары катнашында стендап кичәсе, ә 6 нчы гыйнварда Дагстаннан «Нееет, ты что» төркеме һәм Йошкар-Оладан «Манго Буст» төркеме белән яшьләр концерты узачак.

6 нчы гыйнварда Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә кышкы чыныгу яратучыларны махсус купельдә су коену, мунча-бочка һәм иҗат коллективлары чыгышы көтә.

Балалар һәм өлкәннәр өчен «Ак чәчәкләр» бульварындагы остаханәдә иҗади мастер-класслар узачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә ябык павильонда открытка, Раштуа уенчыгы яки сөт өстеннән тылсымлы эчемлек ясарга мөмкин булачак. Дәресләрнең җәдвәлен дирекциянең социаль челтәрләрендә һәм Казан Мэриясе сайтында бастырачаклар.

«Салават Күпере» торак комплексында татар телендә яшьләр концерты һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында шугалак

«Салават Күпере» торак комплексындагы парк территориясендә беренче тапкыр кышкы программа планлаштырылган. Декабрь башыннан паркның үз кураторы барлыкка килде, без аны ачык конкурс бырышында сайладык. Ул яңа территориядә бәйрәм итү традицияләренә нигез салачак, парк тирәсендә бергәлекләр формалаштырачак һәм аны тормыш белән тулыландырачак», – дип билгеләде А.Латыйпова.

Җәмәгать киңлегендә чыршы шәһәрчеге ачылачак һәм Казан циркы чыгышларының берсе биредә булачак. Бәйрәм көннәрендә парк остаханәсе тест режимында эшләячәк, анда бушлай иҗади мастер-класслар узачак. Ә 3 нче гыйнварда «Салават Күпере» торак комплексы паркында татар альтернатив музыкасының яңа әсәрләре яңгыраячак. «Яшь көч» концертында Yummy Music лейблы артистлары катнашачак.

ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы яңа скверы да үзенең беренче кышын каршы алачак. Мәсәлән, бу айда мәйданда ачык боз мәйданчыгы ачылачак. Килүчеләр өчен 150 пар тимераяк әзерләнгән. Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары үз инвентарьлары белән шугалакта бушлай йөри алачак. «3 нче гыйнварда без шугалакта яңа ел балалар карнавалын оештырачакбыз, ул бөтенесенә җылы гаилә атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Кыш Бабай белән Кар Кызы барысын да тамаша белән каршы алачак, ә бәйрәмнең иң нәни кунаклары өчен карнавал костюмнарын прокатка алу оештырылачак. Костюмнарны алдан Горки-Әмәт урманында да әзерләргә мөмкин булачак – 2 нче гыйнварда без киемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрәчәкбез», – дип сөйләде спикер.

Шулай ук шәһәр паркларында спорт җиһазларын да арендага алырга мөмкин булачак. Мәсәлән, Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм Аккош урман паркында чаңгы арендасы эшли. Мир урамындагы паркта һәм Җиңү паркында казанлылар тюбингларны арендага алып, тауда бушлай шуа алалар. Шәһәрлеләр өчен шугалаклар Җиңү, «Наратлык» һәм «Калейдоскоп» паркларында да ачык.

Бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары шулай ук «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында була алачаклар. Яңа елга кадәр ул 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, ә 1-8 нче гыйнварда 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Дирекциянең социаль челтәрләрендә һәм Казан Мэриясе сайтында чараларның афишасы һәм кышкы мәдәни программаның җәдвәле белән танышырга мөмкин булачак. Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары өчен шулай ук басма буклетлар әзерләячәкләр. Рус һәм татар телләрендә бушлай гид җәмәгать киңлекләрендә, кафеларда, рестораннарда, күргәзмә үзәкләрендә һәм шәһәр музейларында таратылачак.

Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов фотолары

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.12.2022
Видеорепортаж
12.12.2022 11:32
Казан паркларында яңа ел программасы 16 нчы декабрьдә старт ала
Барлык яңалыклар