Бөтендөнья күрү көнендә белгечләр ни өчен вакытында офтальмологка мөрәҗәгать итү мөһимлеге һәм табибка бармау нәрсә белән тәмамлана алуы турында сөйләделәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь, Диана Жиленкова). 2021 ел мәгълүматлары буенча глаукома дианозы шәһәрнең 10 мең 825 кешесенә куелган. Татарстанда бу авырудан барлыгы 35 меңнән артык кеше җәфа чигә. Күрү органнары белән бәйле башка авырулардан аермалы буларак, глаукома күрү функцияләренең кире кайтмавы белән куркыныч. Бу хакта «Татар-информ»да Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең сырхауханә бүлеге буенча баш табиб урынбасары, ТР атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко сөйләде.
Россиядә глаукома белән 1 млн 246 мең 546 кеше авырый, дип хәбәр итте ул, 2020 ел күрсәткечләренә таянып. Бу авыру олыларда да, балаларда да очрый. Мәсәлән, авыру тумыштан яки яшүсмерлек чорыннан булырга мөмкин, ләкин ул олы буында ешрак очрый. «Беренче билгеләргә килгәндә, алар булмаска мөмкин. Күз авыртмаска, күзнең күрү сәләтенең көннән-көн әкренләп кимүе сизелмәскә мөмкин, шуңа күрә ниндидер билгеләр көтәргә кирәкми. Елына бер тапкыр тикшеренергә, күз басымын тикшерергә, диспансеризация узарга, әгәр бу эштәге профтикшеренүләр икән, аларны узмый калырга ярамый, чөнки әлеге авыру пациентка ярдәм итәргә мөмкин булган башлангыч чорда беленми», – дип аңлатты Е.Жиденко.
Глаукома бик еш күрү органнары инвалидлыгының сәбәбе була, ул шулай ук бу төркемдә иң еш очрый торган топ-3 авыру арасына керә. Әлеге авыру барлык күз авырулары структурасында булган очракларның 14% ын тәшкил итә. Рефракция бозылу (28%) һәм катаракта (20%) кебек диагнозлар таралу буенча глаукоманы узып китә.
Еш кына инвалидлыкның сәбәпләре булып яшь белән бәйле макуляр дегерация, төрле генездагы күрү нерв атрофиясе, дегератив миопия һәм диабетик ретинопатия тора.
Һәр 5 секунд саен бер өлкән кешегә сукырлар саны арта, бер минут саен бер бала сукырая, дип билгеләп үтте Республика клиник офтальмология хастаханәсенең республика клиник-эксперт эшләре буенча баш табибының урынбасары, ТР атказанган табибы Илгиз Исмәгыйлев. «Кеше мәгълүматның 96% ын күрү хисабына ала», – диде ул.
Белгеч сүзләренә караганда, Россиядә 330 меңгә якын очрак макулодистрофиягә туры килә, һәм якынча 440 меңгә – рефракция бозылу. Авырулар саны артуга, шул исәптән офтальмологка вакытында мөрәҗәгать итмәү дә йогынты ясый. «Бик еш без кешеләрнең соңга калулары белән очрашабыз, мәсәлән, күздәге шеш бер ел чамасы үсеп ята. Алар моны күзләре күрүдән туктагач сизәләр. Ә күздәге шеш – бик куркыныч авыру, ретинобластома. Вакытында чара күрмәсәң, бу кешенең метастазалардан үлеменә китерә. Һәрбер шеш бик әкрен үсә, процесс соңгы стадияләрдә генә тизләнә. Әгәр кеше даими рәвештә профилактик тикшерүләр уза, йөри, тикшеренә, әлбәттә, боларның барысын да вакытында кисәтергә була», – дип кисәтте И.Исмәгыйлев.
Офтальмологка вакытында бару ерактан күрмәү белән интегүчеләр өчен дә җитди нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Элина Минхуҗина сөйләгәнчә, әлеге авыру балалар арасында да очрый. 2021 елда 14 яшькә кадәрге кешеләр арасында мондый диагноз 8 меңнән артык тапкыр, ә яшүсмерләр арасында 4 мең очрак ачыкланган. «Табигый, бу саннар безне куркыта», – диде табиб.
Аның сүзләре буенча, ерактан начар күрү нәселдәнлеккә тәэсир итә. Мәсәлән, ерактан күрмәүче балаларның 25% ының ата-аналарының берсендә әлеге диагноз. Ләкин тәэсир итә торган факторлар да бар. Ерактан күрү сәләте бозылу эш урынын һәм көн режимын дөрес оештырмау, шулай ук күзләргә бик зур йөкләнеш булу. «Безне, офтальмологлар буларак, әлеге авырудан өзлегүләр борчыйдыр, мөгаен, челтәр катлауның өзелүе, периферия дистрофиясе, хәтта челтәр катлауның кубуы, ул сукырлыкка, инвалидлыкка китерә, чөнки күзлек яки контакт линзалар киючеләр һәрвакыт вакытында күз табибларына мөрәҗәгать итми», – дип ассызыклады ул Э.Минхуҗина.
Офтальмологка мөрәҗәгать итү медикаментозлы мидриаз ярдәмендә күзне тикшерүне күздә тота. Бу очракта гына ерактан начар күрүче пациентның челтәр катлау перифериясендә булган үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Һәм нәкъ менә алар күрү буенча тайпылышларны, шул исәптән инвалидлыкка китерә торган, күрсәтә ала.
Моннан тыш, белгечкә үз вакытында бару оператив тыкшынуларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Мисал итеп, Э.Минхуҗина кичекмәстән ярдәм сорап күрү кырының тараюына зарланып мөрәҗәгать иткән ханымның очрагын китерде. «Ягъни аның ике күзе дә 100% күрә, ләкин бер көнне ул күрү кырының уң яктан ничектер тарайганын аңлый. Мөрәҗәгать итү вакытында анда зур яман шеш табылды – бу меланома, кызганычка каршы, консерватив дәвалау мөмкин түгел, оператив дәвалау кирәк булды. Барысы да аяныч тәмамланды: Мәскәүдә аңа, кызганычка каршы, күз алмасын алып ташладылар. Шуңа күрә күз авырулары вакытында күрү сәләте бозылмау һәрвакытта да мөһим түгел дип әйтәсе килә. Әгәр дә бу хатын диспансеризация узган булса һәм табибларга мөрәҗәгать итсә, шеш башлангыч стадияләрдә ачыкланыр иде», – дип билгеләп үтте ул.
Е.Жиденко хәбәр иткәнчә, ел саен Республика клиник офтальмология хастаханәсенә 40 меңгә якын пациент кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шулай ук 100 меңгә якын планлы кабул итү һәм 30 мең оператив тыкшыну үткәрелә.