В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны кардан чистартуга 474 юл эшчесе һәм 748 махсус техника җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 10225 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 474 юл эшчесе һәм 748 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 159 катнаш юл машинасы, 21 кар төягеч, 109 трактор щеткасы, 29 грейдер, 93 фронталь төягеч, 57 "Барсик" мини-төягече, 265 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 37 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 27 тонна реагент һәм 10 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 397 юл эшчесе һәм 313 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 2-нче Тура, Адоратский, Әмирхан, Батыршин, Бауман, Белинский, Беломорск, Бирюзовая, Ваһапов, Гарифьянов, Мәҗит Гафури, Дубравная, Рихард Зорге, Ибраһимов, Ильич, Камай, Карбышев, Кирпичников, Копылов, Красиков, Кутузов, Ленинград, Липатов, Лукин, Мәрҗәни, Меридиан, Павлов, Петербург, Правда, Рәхимов, Сәет-Галиев, Самара, Серов, Серпухов, Симонов, Сибгат Хәким, Челюскин, Чистай, Чкалов, Чуйков, Ютазы, Ямашев, Ирек мәйданы һәм Зур Казан боҗрасы.