В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лагерь сменасы 28 марттан 4 апрельгә кадәр дәвам итә
Денис Гордийко фотосы
28 мартта Казан мәктәпләрендә язгы каникул башлана, ул 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта мәктәп яны лагерьлары эшләячәк – сменаларда 10 меңнән артык башлангыч һәм урта сыйныф укучысы ял итәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.
Мәктәп укучылары өчен лагерь 28 марттан 4 апрельгә кадәр эшләячәк. Укучыларга ял итү һәм белем бирү чаралары тупланган программа әзерләнә, шулай ук балалар көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланачак.
Ата-аналар өчен бер сменага юллама бәясе 306 сумга төшәчәк. Чыгымнарның төп өлеше республика бюджеты хисабына каплана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары исә мәктәп яны лагерьларына бушлай йөри алачак.
Лагерь программасына илебезнең тарихына, гореф-гадәтләребезгә, мәдәни күптөрлелеккә ихтирамлы караш формалаштыруга ярдәм итә торган патриотик юнәлештәге чаралар, шулай ук танып белү, иҗади һәм ял итү активлыклары кертелгән.

«Каникул алдыннан барлык мәгариф учреждениеләрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре һәм профилактик әңгәмәләр оештырыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, сулыклар янында, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәүгә аерым басым ясалачак. Моннан тыш, ата-аналар җыелышы үткәрү күздә тотыла, чарада укытучылар ата-аналарның игътибарын балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен һәм кайда булуын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклегенә юнәлтәчәк», - дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре каникул вакытында махсус план буенча эшләячәк, дип өстәде ул. Мәктәп укучылары катнашында тупланган төркемнәр өчен остаханәләр, танып белү дәресләре, квестлар һәм экскурсияләр үткәрү планга кертелгән, дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.