Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2022, 09:19

1 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм курсант, «Катюша» һәм Дюжевтан җырлар: Казанда Җиңү парады ничек узачак

Казан Кремленең тау бите тамашачылар өчен иң яхшы урын булып тора.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май). Бүген бөтен ил Җиңү көнен билгеләп үтә. 9 Май символларының берсе – традицион парад. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Казанда Меңьеллык мәйданы буенча хәрби хезмәткәрләр, курсантлар, кадетлар строй адымы белән узачак, хәрби техника үтәчәк. KZN.RU материалында Татарстан башкаласында парад нинди булачаклыгы хакында сөйләнә.

Меңьеллык мәйданында үткәрү пунктлары «Кремль» метро станциясенә керү юлында һәм Кремль яр буе ягыннан урнашкан. Казан Кремленең тау бите парадны карау өчен иң яхшы урын булып тора.

Йөрештә 25 парад расчеты катнашачак. Казан суворов хәрби училищесының барабанчылар җыелма ротасы ритмы астында Меңьеллык мәйданы буенча Казан гарнизонының 1 меңнән артык хәрби хезмәткәре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары укучылары, Яшь армиячеләр һәм суворовчылар, республика иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре строй адымы белән узачак.

Аннан соң сугыш чорындагы 24 берәмлек хәрби техника – легендар Т-34-85, ИС-3, Т-34 «Татария колхозчысы» танклары, атаклы «Катюша», СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, бронетранспортерлар, ремонт-эвакуация техникасы үтәчәк.

Колоннаны 26 ретроавтомобиль ябачак, алар арасында танылган «Победа», пушкалы газ-61-416, ГАЗ-51, ЗИС-5, ЗИС-110, ЗИМ һәм башкалар бар. Шул ук көнне Меңьеллык мәйданында ретроавтомобильләр күргәзмәсе дә була – шәһәр халкы һәм кунаклары ГАЗ-АА («полуторка»), ГАЗ-67, спорт мотоцикллары һәм башкалар фонында истәлекле фоторәсемнәр ясый алачак.

Парад «Җиңү көне» җыры белән тәмамланачак, аны Казанның мең кешедән торган җыелма хоры башкарачак. Бәйрәмнең махсус кунагы РФ атказанган артисты Дмитрий Дюжев булачак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән бергә шигъри һәм вокаль композицияләр тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген казанлыларны һәм шәһәр кунакларын зур чаралар программасы көтә, ул 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак. Тулырак программа, транспорт хәрәкәтен чикләү, җәмәгать транспорты җәдвәлендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат KZN.RU порталының «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә урнаштырылган.

Барлык яңалыклар