Тамашачыларны концертлар, экологиягә багышланган акцияләр һәм башка гаилә активлыклары көтә
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар 420 метрга (4-17 яшьлекләр өчен), 4,2 километрга, 10 километрга (әзерлекле йөгерүчеләр өчен) йөгерә алачак, шулай ук корпоратив йөгерүләр һәм гаилә эстафетасы каралган.
Җанатарларны һәм тамашачыларны күңел ачу программасы көтә: концертлар, экологиягә багышланган акцияләр һәм гаилә активлыклары. Шәһәрлеләр арасында партнерлардан бүләкләр уйнатылачак.
Ярышта катнашу бушлай, теркәлү сайтта 26 нчы майга кадәр ачык. Теркәлгәндә, авыру сабыйларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Җыелган акчалар менталь үзенчәлекләре булган балаларны мәктәпкә әзерләү буенча махсус дәресләр оештыруга юнәлдереләчәк.
Быел «Яшел марафон» унберенче тапкыр уздырыла. Ул Россиянең 61 шәһәрендә үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 11-12 нче майда ТР башкаласында 10 нчы Казан марафоны оештырылачак. Анда катнашу өчен 20 меңнән артык кеше гариза биргән, аларның 70% тан артыгы – башка төбәкләрдә яшәүчеләр. Марафонга старт Казан Кремле диварлары янында биреләчәк.